Татарстанда гражданнардан үзара салым җыю системасы 2013 елдан бирле гамәлдә. Гадәттә, җыеннарда авыл халкы җирлекне төзекләндерүгә кагылышлы проблемалар буенча фикер алыша, аннары алар арасыннан иң актуале сайлап алына. Үзара салым акчаларын түләргәме, юкмы икәнлеген авыл халкы референдумда хәл итә. Әлеге системаның асылы шунда, халыктан җыелган һәр сумга республика бюджеты үзенең дүрт сумын өсти.
Надеждинода иллегә якын малай һәм кыз бар, шуларның яртысыннан күбесе җиде яшькә кадәрге балалар. Авылда балаларга уйнар өчен махсус урыннар булмаган, менә шуңа да узган елда гражданнар җыенында авыл халкы балалар мәйданчыгы төзү өчен акча җыярга дигән карарга килгән.
Надеждино авыл җирлегендә дүрт торак пункт исәпләнә. Референдумнан соң, бөтен авылдан программа кысаларында, сиксән алты мең сум акча җыелган. Алтмыш меңе балалар мәйданчыгы төзелешенә бүлеп бирелгән, ә калганнарын Аркатау һәм Урта Ия авылларындагы чишмәләрне төзекләндерүгә тотканнар. Нәтиҗәдә, республика ярдәме акчалары белән бергә балалар мәйданчыгы төзелешенә өч йөз мең сум акча киткән.
Төп эшләргә август башында тотынганнар, аларны “Пресс” оешмасы хезмәткәрләре башкарган. Башта уңайлы урын сайлаганнар, анда казу эшләре алып барылган, кайбер агачларны кискәннәр. Аннары планировка үткәргәннәр һәм территорияне тигезләгәннәр, металл коймалар урнаштырганнар,бөтен мәйданчыкка ком сибеп чыкканнар. Шуннан соң заманча, матур инвентарьләр урнаштыру башланган. Хәер, мәйданчыкта таучык, таган һәм карусель бар. Моннан тыш, мәйданчык территориясендә берничә эскәмия дә куйганнар, бу кечкенә балалары белән килгән ата-аналар өчен бик уңайлы булачак.
– Бездә уйнар өчен шундый мәйданчык барлыкка килүенә без бик тә шатбыз, – диде кызларның берсе Жанна Ашурова. – Элек уйнар өчен махсус урын юк иде, без мәктәп артына бара идек, анда бер-ике иске турник кына бар, әлбәттә инде, хәзер барыбыз да яңа мәйданчыкка җыелачакбыз.
– Мәйданчык әзер диярлек, мин балаларга ошармы дип борчылган идем, хәзер бит аларга яравы авыр. Без бүген мәйданчыкны рәсми рәвештә ачабыз, соңгы карусельне генә урнаштырасы калды, һәм шуның белән эш бетте дияргә була. Балалар бирегә бик рәхәтләнеп киләләр, алар туйганчы уйныйлар, күңел ачалар. Аларның шат йөзләреннән үк мәйданчыкның аларга бик ошавын аңларга була, – дип фикерләре белән уртаклашты Надеждино авыл җирлеге башлыгы Искәндәр Галәветдинов.
Аның сүзләренә караганда, ул авылда мондый вакыйга булыр дип көтмәгән дә, авыл халкы иң элек юлларны ремонтларга тәкъдим итәр дип уйлаган. Ләкин авыл халкы иң мөһиме балаларны сөендерү, аларның ихтыяҗларын канәгатьләндерүне өстен күргән. Хәзер авылда яшәүчеләрнең куанычлары зур, Надеждинода ата-аналар да балалары өчен тыныч булачак.
Хәзерге вакытта районның күп кенә авыл җирлекләрендә үзара салым программасы буенча эшләр башланды, кайдадыр урам юлларына вак таш җәяләр, урамнарны яктырту системасын алыштыралар, территорияләрне төзекләндерәләр. Кызганыч, Питрәч, Ленино-Кокушкино, Богородск һәм Иске Шигали авылларында яшәүчеләр үзләрен быел авылларының киләчәген яхшырту мөмкинлегеннән мәхрүм иттеләр, ә бит яңа балалар мәйданчыгы әлеге авылларның берсенә дә артык булмас иде.