Чәршәмбе, 22 августта, Татарстанда һәм Казанда яшенле яңгыр һәм боз явуы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яшенле яңгыр төнлә һәм көндез секундына 15 – 20 метрга кадәр (Татарстан башкаласында 15 — 18 метрга кадәр) көчәючән җил белән фаразлана. Иртән һәм көндез көчле яңгыр, көндез урыны белән боз булачак.