Питрәчлеләр "Коррупциягә каршы иҗат" республика конкурсында катнаша ала

2018 елның 10 ноябре, шимбә

30 яшькә кадәрге яшьләр,  мәктәп укучылары, студентлар һәм эшләүче яшьләр вәкилләре арасында коррупциягә каршы тематикага ел саен үткәрелә торган «Коррупциягә каршы иҗат» республика иҗади эшләр конкурсы башланды.

Конкурста катнашучылар үз эшләрен 4 юнәлештә тәкъдим итә алалар: видеоролик, инфографика, рәсем һәм иҗади эш. Соңгы юнәлеш коррупциягә тискәре мөнәсәбәтне чагылдыра торган теләсә нинди эшләрне үз эченә ала, мәсәлән, открытка, шигырь, флешмоб, квест һәм башкалар.

Җиңүчеләр дипломнар һәм призлар алачак, ә аларның эшләре Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының коррупциягә каршы чараларның реклама кампанияләрендә кулланылырга мөмкин.

Конкурс материаллары 2018 елның 16 ноябренә кадәр министрлыкның яңа бинасында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Сафьян урамы, 5 йорт, каб. 307 яки электрон почта буенча protivcorrupcii@gmail.com. Гаризалар саны чикләнмәгән.

Эшләр һәм бәяләү критерийлары белән конкурс нигезләмәсендә түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин http://bit.ly/protivcorrupcii. Оештыручыларга сорауларны protivcorrupcii@gmail.com электрон почта аша җибәрергә мөмкин яки +79377786108 телефоны буенча шалтыратырга була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International