Крәш-Сәрдә авыл җирлегендә, башка районнардагы кебек үк, бүгенге көндә эре хуҗалыклар да, сәнәгать предприятиеләре дә юк. Аның каравы биредә хезмәт сөючән питрәчлеләр яши, алар эшсезлектән, вәзгыятьтән чыгу юлын тапкан. Алар балачактан – авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнгәннәр. Җирлектә алты крестьян-фермер хуҗалыгы эшли. Шуларның өчесе-КФХ Никитин С. А. , КФХ Никитин В. А. һәм КФХ Семенов Г. П. – Керәшен-Сәрдәсе территориясендә.