Коррупциягә каршы марафон дәвам итә

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

5 декабрьдә район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе В. И. Урысованың финанс-бюджет палатасы муниципаль хезмәткәрләре һәм җирле үзидарә органнарының үзәкләштерелгән бухгалтериясе хезмәткәрләре алдында «Коррупциягә каршы мониторинг нәтиҗәләре» һәм «Коррупциягә каршы законнарның төп яңалыклары» темасына чыгышы булды, шуларның берсе -  2018-2020 елларга коррупциягә каршы көрәшнең милли планын раслау турында РФ Президенты Указы.

Коррупциягә каршы мониторинг нәтиҗәләре буенча хакимият органнарының гомуми эшен халык уңай бәяли. Питрәч районында бер ел эчендә «Ришвәт алу» маддәсе буенча бер генә җинаять тә теркәлмәгән. Очрашу барышында шулай ук катнашучыларның игътибарын бюджет акчаларын максатчан һәм нәтиҗәле файдалануны контрольдә тоту мәсьәләләренә юнәлдерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International