"Коррупциягә каршы марафон - 2018» кысаларында районда Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар актив үткәрелә.
5 декабрьдә район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе В. И. Урысованың Питрәч муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитетының муниципаль хезмәткәрләре алдында чыгышы булды, анда катнашучылар муниципаль вазыйфаларны һәм муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүче затларга йөкләнгән чикләүләр һәм бурычлар турында фикер алыштылар, шулай ук 2018 елда «Халык фикерен өйрәнү» коррупциягә каршы мониторинг нәтиҗәләре белән таныштылар.