Мәдәният йорты сәхнәсендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр чыгыш ясады

2018 елның 7 декабре, җомга

Питрәчтә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен юбилей фестивале узды. 

Инде 10 ел дәвамында районыбызда инвалидлар декадасы кысаларында фестиваль уза. Бу юлы ул «Без бергә!» дип аталган иде.
Залда гаҗәеп күңел атмосферасы хөкем сөрде. Балалар дулкынландыргыч җырлар җырладылар, халык һәм «Ковбой» биюләре биеделәр, пенсионерлар матур шигырьләр сөйләделәр һәм яраткан җырлар җырладылар. Сәхнәдә барлыгы 33 кеше чыгыш ясады.
Барлык катнашучыларга район башлыгы Илһам Кашапов грамоталар һәм бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International