Коррупциягә каршы марафон кысаларында районда 130га якын төрле чара үткәрелде, шул исәптән районның мәгариф учреждениеләрендә дә.
Питрәч 1 нче мәктәбенең өченче сыйныф укучылары бүген әкиятләр дөньясында коррупция турында фикер алыштылар, район үзәгендәге 2 нче мәктәпнең дүртенче сыйныф укучылары коррупциягә каршы чаралар эстафетасын дәвам иттеләр.