Коррупциягә каршы чаралар эстафетасын Питрәч үзәк район хастаханәсе табиблары кабул итте. Район башлыгы ярдәмчесе белән очрашу барышында сәламәтлек саклау өлкәсендә коррупция күренешләрен кисәтү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Пациентлар белән көндәлек эш нәтиҗәсендә агымдагы елда табибка язылу 84% электрон инфомат чаралар һәм «Госуслуги» порталы аша гамәлгә ашырылуына ирешелде, шуның белән коррупция күренешләренең мөмкинлекләре бетерелде.
Пациентларның хокукларын яклау, аларның фикерләрен өйрәнү максаты белән 2018 елның 4 апрелендә район үзәк хастаханәсе каршында пациентлар советы төзелде, агымдагы елда 2 утырыш уздырылды, анда пациентлар тар белгечләргә язылу кыенлыклары буенча мәсьәләләрне күтәрделәр.
Табиб киңәшмәләрендә коррупциягә каршы юнәлешле мәсьәләләр ике тапкыр тикшерелде. Районның дәвалау-профилактика оешмалары персоналы белән даими рәвештә иминият компанияләре үткәргән халык арасында анкета нәтиҗәләре анализлана.
"Питрәч РҮХ» ДАССОда мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды филиалы тарафыннан уздырылган социологик сораштыру нәтиҗәләре буенча 2018 елның 13 сентябрендә халыкның медицина ярдәменең сыйфаты, үтемлелеге күрсәткече 75% тәшкил итте, республика буенча максатчан күрсәткеч 60%.
Очрашу барышында халыкка медицина хезмәтен күрсәтүне алга таба яхшырту мәсьәләләре турында фикер алыштылар.