12.12.2018 ел - халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

2018 елның 12 декабрендә Конституция көне уңаеннан халыкка чираттагы Бөтенроссия түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне уздырыла.

Бу көнне суд приставларыннан, адвокатлар һәм нотариуслардан тыш, консультацияләр пенсия фонды һәм техник инвентаризация бюросы белгечләре үткәрәчәк.
Кабул итү Питрәч авылы, Совет урамы, 20 нче йорт адресы буенча узачак. Белешмәләр өчен тел.: 8(84367) 3-00-23. 
Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнендә түбәндәге затлар график буенча эшләячәк:

Пенсия фонды белгече Шлыкова Ирина Павловна - 08: 00 -09: 30

Суд приставы Зарипова Илзирә Илгизәр кызы  - 09:30-11: 00
Нотариус Мусина Равил Мингалим кызы - 11: 00-12: 30
«ТР БТИ» АҖ Питрәч бүлекчәсе җитәкчесе - Кириллова Марина Ивановна 12: 30-14:00
Адвокат - Әхмәтов Хәмзә Минхәтович 14:00-15: 30

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International