2018 елның 10 декабреннән 31 декабренә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе тарафыннан балалар товарларының сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре буенча гражданнарга тематик консультацияләр оештырылачак.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе балаларның кием-салым, аяк киеме, уенчыклар, Яңа ел товарлары, балалар туклануы сыйфаты һәм иминлеге, шулай ук товарларның әлеге категориясенә гамәлдәге норматив гигиена таләпләре буенча сорауларга җавап бирергә әзер.
Халыктан шалтыратулар кабул ителәчәк:
- кулланучылар өчен консультация үзәгенең кайнар линиясенә (843) 221-90-16 телефоны буенча көн саен 09.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр тәнәфес ясала
- Роспотребнадзор идарәсе телефоны буенча-(843) 273-15-83: дүшәмбе-пәнҗешәмбе 10.00 дән 17.00 гә кадәр; Җомга: 10.00 дән 15.45 кә кадәр, тәнәфес 12.00 дән 12.45 кә кадәр.
- территориаль бүлек телефоны буенча (884367) 3-25-30