Игътибар! Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе балаларны Кыш Бабай почтасына хат белән кабул итә.

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе Яңа ел алдыннан 2018 елның 6-27 декабрь көннәрендә Казан шәһәре, Большая Красная урамы, 30 нчы йорт адресы буенча урнашкан җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә Кыш Бабай почтасына балалар хатлары белән гражданнарны кабул итте (http://16.rospotrebnadzor.ru/).

Кабул итү вакыты:

дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9.00 дән 12.00 гә кадәр һәм 12.45 тән 18.00 гә кадәр

җомга 9.00 дән 12.00 гә кадәр һәм 12.45 тән 16.45 кә кадәр

шимбә, якшәмбе-ял көннәре.

 

Балаларның барлык хатларын Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе 162390, Вологда өлкәсе, Бөек Устюг шәһәре, Кыш Бабай почтасы адресы буенча җибәрәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International