Питрәч районы мәктәпләрендә Ватан Геройлары көнен билгеләп үттеләр.
Питрәч беренче мәктәбе укучылары һәм форпостчылар Җиңү волонтерлары белән берлектә Ватан Геройлары көнендә Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар һәйкәленә һәм Советлар Союзы Геройлары Гаврилов П. М., Осипов В. И. һәм Камалеев Г. К. бюстларына веноклар һәм чәчәкләр салдылар.
Шулай ук беренче мәктәптә бу датага багышланган чаралар үткәрелде. Укучылар һәм укытучылар бу истәлекле датаның барлыкка килү тарихы турында сөйләштеләр һәм әлбәттә, сугышларда катнашкан, сугыштан кайтучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, безнең көн геройларын искә төшерделәр.
Геройларга мәңгелек дан!