"Бала хокуклары әлифбасы» хокукый программасы кысаларында мәктәп яшендәге балалар белән Россия Федерациясе Конституциясе көнен бәйрәм итү көненә багышланган дәрес уздырылды. Дәреснең максаты балаларда Ватан турында күзаллау формалаштыру иде, бу исә «Конституция», «Конституцион строй» терминнары, дәүләт символлары: герб, гимн, флаг нәрсә аңлатуларын билгеләү.