Елена Галәветдинова җитәкчелегендәге Питрәч "Тамчы" театр коллективы Шәүкәт Биктимеров исемендәге Республика театр конкурсының I дәрәҗә лауреаты булды.
Бәйге Байлар Сабасында үтте. "Тамчы" театр коллективы судьялар хөкеменә легендар "Зәңгэр шәл" мелодрамасыннан өзек тәкъдим итте. "Афәрин, минем "Тамчы" !! Бездә кабат l урын!!! Сез - үз эшегезнең чын профессионаллары!"- ди коллектив җитәкчесе Елена Галәветдинова.