Районның барлык авыл җирлекләрендә дә Яңа елга актив әзерләнәләр.
Күп кенә белем бирү учреждениеләре һәм башка оешмалар кардан фигуралар ясадылар, иллюминация элделәр һәм чыршы киендерделәр.
«Айгөл»балалар бакчасы хезмәткәрләре үзләре, ата-аналар һәм балалар өчен иң мөһиме бәйрәм кәефе тудырдылар.
Иң яхшы бизәлеш Яңа ел бәйрәмнәреннән соң билгеләнәчәк.