"Әйдәгез, биибез" мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән дәрес

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

Питрәч районының «Шатлык» приютында психолог тарафыннан коммуникатив күнекмәләрне үстерүгә, ишетү игътибарын үстерүгә, хәрәкәтләрне координацияләү күнекмәләренә һәм төркем тупланмасын арттыруга юнәлдерелгән дәрес үткәрелде.

Чара, балигъ булмаганнарны социаль адаптацияләүгә һәм психологик коррекацияләүгә юнәлдерелгән дәресләр системасына керә. Балалар конструктив аралашу күнекмәләрен, хәрәкәт активлыгын формалаштырдылар, бер-берсе һәм тирә-юньдәгеләр белән үзара бәйләнешне ныгыттылар. Дәрес ахырында балалар бер-берсенә җылы сүзләр әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International