Кощак мәктәбе укучысы Тарасов Данил «Мәктәп Парламенты - лидерлык территориясе» республика проектлар конкурсында беренче урынны алды.
"Парламент дәресе-2018" кысаларында узган республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Дәүләт Советында узды.
Республика парламентына балалар рәсемнәре, иншалар, эссе, видеороликлар һәм проектлар конкурсларының сигез номинациясендә 47 җиңүче чакырылган иде. Лауреатларны Партиянең Татарстан бүлеге Секретаре, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан парламенты депутатлары котлады.