Шәле авылының "Заһир" мәчетендә балалар иҗат бүлмәсен ачу уңаеннан бәйрәм узды.

2018 елның 24 декабре, дүшәмбе

Ачылу тантанасында Питрәч районы имам-мөхтәсибе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Әббәс хәзрәт һәм җирле халык катнашты.

Балалар өчен тиредән исемле браслетлар ясау, "Татлы чыршы уенчыклары" әзерләү, шулай ук хна-мехенди рәсем ясау буенча мастер-класслар үткәрделәр.

Бәйрәм кысаларында "Пәйгәмбәребезнең нәсел шәҗәрәсе" конкурсы үткәрелде, анда 30дан артык эш катнашты. Эшләр агачтан, металлдан, кәгазьләрдән һәм башка кул астындагы материаллардан эшләнгән. Балалар фантазияләрен һәм иҗади сәләтләрен күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International