“Альпари” хәйрия фонды оештырган «Шәһәр панорамасы» музеена экскурсия.

2019 елның 5 апреле, җомга

«Альпари» хәйрия фонды Питрәч муниципаль районының «Шатлык» социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен «Шәһәр панорамасы» музеена хәйрия экскурсиясе оештырды. Хәзерге Казанның җентекле макеты керү белән балаларны тәэсир итте. Балаларга наушниклар белән планшетлар тараттылар, алар аудиогид аркылы музей экспанатлары турында тынлады.

Үзәкнең икенче катында - түгәрәк кинотеатр урнашкан, анда казан Зиланты турында балалар өчен кинофильм курсәттеләр. Шушында ук Казанның электрон панорамасы урнашкан. Монда Казанның теләсә кайсы ягына хәрәкәт итәргә була, кирәкле объектларны якынайтырга һәм әйләнә-тирәсен күзәтергә була.

Музейын өченче катында чын панорамалар урнашкан, масштаблары гына кечерәйтелгән. Сулдан-хәзерге Казан, уңнан - борынгы Казан. Хәзерге Казанның макеты  таң калдыра, монда һәрбер деталь актуаль һәм үз урынында. Бу макетта  яшенле, яңгырлы төнге Казан күрсәтелә. Бу күренеш чынлап та онытылмаслык!!!

4-нче катта балалар бүлмәсеннән тыш, виртуаль уеннар, ял итү зонасы ураншкан, монда Казан турында викторина да бар. Шушында ук Казанга килгән танылган виртуаль кешеләр белән фотога төшү мөмкинлеге дә бар. Кадрларны музейдан китмичә электрон почтага җибәрү мөмкинлеге бар.

Мавыктыргыч экскурсиядән соң балалар «Брийон»гаилә кафесына төшке ашка чакырылды. Кафеда искитмәле тәм-томнардан кала бик матур һәм зур уен мәйданчыгы да бар.

Бу экскурсияне оештыручыларга онытылмаслык көн өчен зур рәхмәт белдерәбез!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International