Питрәч муниципаль районы Питрәч икенче урта гомуми белем бирү мәктәбендә үткәрелгән “ Парламент сәгате” турында информация.

2012 елның 30 октябре, сишәмбе

           Парламент дәресендә гражданинның хокук һәм бурычлары өлкәсендәге белемнәре гомүмиләштерелә һәм системалаштырыла, сәяси-хокук өлкәсендәге яңалыкларга чагыштыру-күзәтү анализы күнекмәләре үстерелә, дөрес хокукый тәрбия бирүнең мотивлы нигезләре булдырыла.

                      Парламент дәресе барышында Россиядә парламентаризмның тарихы һәм үсеше турында кызыклы гына сөйләшү булып алды. Дәресне “Россия Федерациясе Президентын сайлау “дигән эшлекле уен да җанландырып җибәрде. Егетләр һәм кызлар “ Президент” итеп сайлау алды программасын төзегән өч кандидатны сайладылар. Кандитлар үзләренең программаларын аңлатып чыгыш ясадылар. Сайлау бюллетеннәре таратылды.

       Президентны сайлаганнан соң укучылар ике төркемгә бүленделәр , Россия Федерациясенең ике парламент палатасының вәкиле – Совет Федерациясе һәм Дәүләт думасы. Конституция нигезендз бу төркемнәр барлык канун чыгару эшчәнлеген күзәттеләр. Сайланган “Президентка” пограмма эченә алынган закон проектын кертергә тәкъдим иттеләр.

        Мондый дәреснең бурычлары – Россиянең канун чыгару хакимиятенең урыны , аның институты һәм функцияләре, канун кабул итү механизмы турында укучыларның белемнәрен тирәнәйтү; укучыларда политик мәдәният һәм актив гражданлык позициясе формалаштыруга йогынты ясау; укучыларга идарә итүче хакимият органнарының бүленү системасы һәм урыны турында сөйләү, җәмгыятьнең һәм массакүләм мәгълүмат чараларының игътибарын парламент тематикасына  юнәлтү.

       

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International