2020 нче елның 13 нче гыйнварына һава торышы

2020 елның 12 гыйнвары, якшәмбе

Начар метеорологик күренешләр: 2020 елның 13 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән буран, көньяк-көнбатыштан көчле җил, секундына 15-20 метр тизлектә,
иртән, көндез бозлавык (Казаннан башка), юлларда бозлавык, кар көртләре.

2020 елның 12 гыйнвары 18 сәгатьтән 13 гыйнвар 18 сәгатькә кадәр

Болытлы һава, төнлә аязучан.

Кар, иртән, көндез урыны белән юеш кар. Аерым районнарда буран.

Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан секундына 8-13 м, урыны белән көчәйгәндә 15-20 метр тизлектә.

Төнлә минималь һава температурасы -5..-7. 

Көндез максималь һава температурасы -1..+1.    

Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International