Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы күчемсез милек сатып алучыларны яклауга юнәлдерелгән законнардагы яңалыклар турында

2020 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген, 13 гыйнварда, "Яңа Гасыр" телеканалында  "Яңалыклар" программасында мошенниклар гамәленнән зыян күргән күчемсез милек сатып алучыларны яклауга юнәлдерелгән законнардагы яңалыклар турында сюжет чыгачак. Сүз, сатып алынган торакны югалткан өчен, намуслы сатып алучыларга компенсациянең яңа кагыйдәләре турында бара.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Людмила Кулагина һәм Татарстан Республикасы Кадастр палатасы директоры урынбасары Ләйсән Рәхмәтуллина сатып алынган торактан мәхрүм калган намуслы сатып алучы китерелгән зыянны тулысынча компенсацияләүгә исәп тота ала, дип аңлаттылар.

«Яңалыклар» программасының чыгу вакыты-19.30, 20.30 һәм 21.30. Татар телендә 18.30.

Өстәмә рәвештә хәбәр итәбез, узган теле - һәм радиоэфирларның язмалары белән Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең рәсми сайтында танышырга мөмкин rosreestr.tatarstan.ru " матбугат хезмәте бүлегендә: «видеосюжетлар», «радиоэфирлар», «ВК» соцгруппасында. vk.com/rosreestr16 шулай ук «Татарстан Росреестры» каналында Youtube. 

Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International