Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне

2020 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

2020 елның 23 гыйнварында Питрәч авылында һәм Питрәч муниципаль районының Колай авыл җирлегендә халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк.

 Гражданнарга хокукый мәсьәләләр буенча консультация бирү максатларында Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белән берлектә министрлыклар, ведомстволар һәм оешмалар белгечләреннән, аерым алганда, мобиль мәгълүмат-консультация төркеме булдырылды:

Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте, Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды бүлеге, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасы халкына хокукый белем бирү буенча чараларны әзерләү һәм оештыру Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан Татарстан Республикасы халкына хокукый белем бирүне үстерүгә ярдәм итү фонды белән берлектә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру өчен бирелгән грант акчалары исәбеннән гамәлгә ашырыла.

Гражданнарга консультация биреләчәк:

- Питрәч авылында 23.01.2020 ел, 10: 00 дән 12: 00 сәгатькә кадәр Питрәч авылы, Яшьләр урамы, 1 нче йорт (Питрәч урта мәктәбе) адресы буенча

- Колай авыл җирлегендә 23.01.2020 ел, 13: 30дан 15: 00 сәгатькә кадәр Колай авылы, Чкалов урамы, 1А йорт (Колай авыл мәдәният йорты)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International