Яшьләр үзәге базасында Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуга багышланган авыл яшьләре арасында волейбол буенча беренчелек үтте.
Ярышларда Шәле,Колай, Кибәк Иле, Ленино-Кокушкино һәм Питрәч авыл җирлекләреннән 9 команда катнашты. Уен киеренке һәм мавыктыргыч булды. Һәр команда җиңү өчен лаеклы көрәште. Уен нәтиҗәләре буенча 1 урынны «Виктория» командасы (Питрәч авылы), 2 урынны - «Олимп» командасы (Питрәч авылы), 3 урынны - Колай авылы командасы яулады. Ярышларда җиңүчеләр грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде.