Роспотребнадзор идарәсе 2020 елның 15 гыйнварында эшмәкәрләр өчен "Ачык ишекләр көне" үткәрә

2020 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Үз эшчәнлекләре турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2020 елның 15 гыйнварында 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе (алга таба - идарә) республика территориясендә 12 территориаль бүлектә һәм идарәдә эшкуарлар өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне оештыра. Алдан язылу таләп ителми.

Бердәм "Ачык ишекләр" көненең максаты - идарә компетенциясе кысаларында эшкуарларга түләүсез консультацион ярдәм күрсәтү.

Идарә эшкуар - казанлыларны Казан шәһәре, Зур Кызыл ур., 30 йорт адресы буенча, шулай ук татарстанлыларны идарәнең барлык территориаль бүлекләрендә көтә. Идарәнең территориаль бүлекләренең адреслары (беркетелгән территорияләрдәге эш урыннарын да кертеп) безнең сайтларда урнаштырылган (www.16.rospotrebnadzor.ru һәм www.rpn.tatarstan.ru)

Хөрмәтле эшкуарлар һәм бизнес вәкилләре!

Мәҗбүри таләпләрне белү-хокук бозуларны булдырмас өчен иң яхшы ысул!

Без сезне бердәм "Ачык ишекләр" көнендә консультацияләргә чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International