Фатыйма Сабирҗан кызы күп балалы гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килә.
- Әти фронтка киткәч, әниебезнең җиде баласы калды, - дип искә ала ул. - Ничектер гаиләне туендырырга кирәк иде, без, өлкәннәр, колхозга урнаштык. Миңа ул вакытта 11 яшь иде, безне Алексеевск һәм Лаеш районнарына урман кисәргә җибәрделәр. Авыр булса да, түзәргә туры килде, чөнки әтиләребез һәм абыйларыбыз фронтта тагын да авыррак булды. Сугыштан соң мин фермага, сыер савучы булып эшкә киттем. Остазларым Социалистик Хезмәт Герое Марфуга Шәйхиева һәм танылган сыер савучы Хәлимә Гыйбадашева булуына бик шатмын. Фермада гомуми стажым 42 ел тәшкил итте. Ветеран хәзер дә сафта. Ул балаларга ярдәм итә: бәрәңге казый, идәннәр юа, газеталар укырга ярата. Фатыйма апаны күркәм юбилее белән котларга район башлыгы Илһам Кашапов килгән иде, ул аңа Мәскәү Кремленнән котлау хаты, үз исеменнән истәлекле бүләк, рәхмәт хаты һәм матур чәчәк бәйләме тапшырды
.jpg)
.jpg)