Ел башыннан Питрәч районында үлем белән тәмамланган бер юл-транспорт һәлакәте булган

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Авария Кошаково кирпеч заводы территориясендә була. Илебез машинасы һәм чит ил машинасы бәрелешә.

Нәтиҗәдә, «Лада» шоферы алган җәрәхәтләрдән үлә. ДАИ инспекторлары мәгълүматларына караганда, ул территориядән чыгып,  юл билгесе таләпләренә каршы килгән, төп юл буйлап хәрәкәт итүче транспорт чарасына юл бирмәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International