Ул - Җиһаншин Ришат Илдар улы.
Ришат Илдар улы Питрәч авылыннан. "ТИСБИ" идарә университетын тәмамлаган. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Питрәч районындагы финанс-икътисад бүлеге консультанты, «Сбербанк » ААҖ филиалы финанс идарәсенең бизнес планлаштыру, бюджетлаштыру һәм тарифлар бүлеге икътисадчысы, Питрәч районының МУП "ЦКС " җир мәсьәләләре буенча җитәкче ярдәмчесе булып эшләгән. Өйләнгән, ике баласы бар.
Питрәч районының административ-техник инспекциясе район территориясендә чисталык һәм тәртип тәэмин итү, төзекләндерү өлкәсендә административ-техник күзәтчелек башкара. Гражданнар, вазыйфаи һәм юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр тарафыннан җайга салучы норматив-хокукый актлар таләпләрен үтәү һәм үтәүне контрольдә тота: