Питрәч районы сугыш ветераны Татьяна Витковская туган көнен бәйрәм итә

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татьяна Дмитриевнаны 96 яшьлек юбилее белән район башлыгы Илһам Кашапов котлады.

Ул 1924 елның 23 гыйнварында Минзәлә шәһәрендә туа. Аның әтисе дворян, элеккеге патша офицеры, әнисе крестьян гаиләсеннән булган. Гаиләдә алты бала була.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң педагогия училищесына укырга керә. 19 яшьлек кыз Татьяна Дмитриевна үз теләге белән фронтка китә һәм Украинада, Польшада зенитчы – артиллерист буларак сугышта катнаша.
Сугыштан соң күпмедер вакыт хәрби госпитальдә эшли, ә Казанга кайтканнан соң балаларны укытуын дәвам итә. Күптән түгел Татьяна Дмитриевна туганнан туганы Галина Владимировна белән Питрәчкә күчеп килгән.
Аны туган көне белән котларга Казаннан дуслары да килгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International