Агымдагы елның гыйнварыннан Татарстанда умарталарга умартачылык паспортлары бирә башладылар. Документта умартаның хуҗасы, урнашу урыны һәм умарталарның саны турында мәгълүмат булачак.
- Безнең районда 192 умартачы бар. Аларның 27се узган ел, ә быел 26сы паспорт алган. Барлык умартачылык умарталарына паспортлар бирергә планлаштырабыз. Аннары паспорт нигезендә һәр умарталыкка шәхси номер биреләчәк. Бердәм үрнәктәге паспортта умарта хуҗасы, аның урнашу урыны, умарта күчеләренең саны, шулай ук нинди эшкәртү һәм дәвалау чаралары үткәрелүе турында мәгълүмат булачак, - дип сөйләде районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең аквакультура һәм умартачылык буенча белгече Павел Егоров.
Умартачылар узган җәйдә умарталарның күпләп үлүенә авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләрен химик эшкәртү белән бәйле. Безнең район умартачылары да зыян күрде. Шул уңайдан район башлыгы Илһам Кашапов умартачылар һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән берничә очрашу үткәрде, аграрчылар һәм умартачылар белән ачык диалог дәвам итәчәк. Умартачыларның чәчү мәйданнарын планлаштыру стадиясендә үк нинди культураларның кайда чәчеләчәген белү мөмкинлеге булачак. Махсус паспортлар республикада булган барлык умарталыкларны күрү һәм умартачыларга кырларны инсектицидлар белән эшкәртү турында оператив мәгълүмат бирү өчен кирәк тә инде.
Паспорт алу өчен гариза белән район ветеринария берләшмәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.