Питрәчтә ату буенча яңа чемпионнар

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

ДОСААФның спорт залында оборона-массакүләм эш айлыгы кысаларында Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов призына пневматик винтовкадан ату буенча район беренчелеге узды.

Районның ун мәктәбеннән барлыгы 40 катнашучы көч сынашты. Никита Харченко – беренче, ә Марсель Фәхретдинов - икенче урын яулады (1 нче мәктән). Пановка авылыннан Данил Волков өченче булды.
Кызлар арасында Колай атучылары иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Камилә Рәҗапова район чемпионы булды, Р. Борһанова өченче урынны яулады. Чытыдан Сөмбел Батталова икенче призер булды.
Гомумкоманда зачетында беренче урынны Колайлар, икенче урынны Чытылар, өченче урынны беренче мәктәп алды. Аннары командалар түбәндәге урыннарны алдылар: 4. Пановка, 5. Надеждино, 6-7. Тат.Ходяшево, Кощаково, 8. Крәш-Сәрдә, 9. Ленино-Кокушкино, 10. Икенче мәктәп.
Бүләкләү тантанасыннан соң ДОСААФ рәисе Илдар Бикмөхәммәтов ярышларга йомгак ясады:
- Әлбәттә, командалар яхшы әзерләнгән иде, әмма кайберләренең атуы «хромает». Берничә мәктәп үз командаларын җибәрмәде,ә алда республика ярышлары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International