- Һава керү һәм бинадагы температураның түбәнәюе өчен тәрәзәләрне ачыгыз (фатирда җылырак булган саен, металл парлана).
- Кешеләр һәм йорт хайваннарының прибор ватылган бүлмәгә керүен чикләргә.
- Резин перчаткаларда һәм марля бәйләвечләрендә генә җиңелчә юешләнгән газета белән терекөмешне җыеп алыгыз, иң вак шарларны лейкопластырь белән җыярга була.
- Җыелган терекөмешне су тутырылган савытка салып тыгыз итеп ябарга.. Су терекөмеш парга әйләнмәсен өчен кирәк. Савытны чүп-чар үткәргечкә, унитазга ташламагыз!
- Терекөмеш яткан урынны марганцовка эремәсе белән щетка яки пульверизатор ярдәмендә эшкәртегез .
- Якынча бер сәгатькә калдырыгыз, ә аннары сабын-сода эремәсе белән юыгыз (40 г.хуҗалык сабыны һәм 50 г. азык содасын 1 литр суда эретегез).
- Бүлмәгә тәүлек дәвамында кермәскә тырышыгыз. Аннары идәнне су белән юарга була.
- Терекөмеш җыйганнан соң авызны марганцовканың йомшак эремәсе белән чайкагыз, 2-3 сәдәп активланган күмер кабул итегез – бу организмга токсиннарның йогынтысын киметәчәк.
- Терекөмешне бетерү һәм терекөмешле калдыкларны утильләштерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтләренә (ЕДДС) мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ителде.