29 гыйнварда сәгать 10.00 дан 12.00 гә кадәр 2019-2020 елларда булган күчемсез милек өлкәсендәге төп закон үзгәрешләренә багышланган кайнар телефон линиясе узачак. Казан халкының сорауларына Росреестр идарәсе һәм Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы вәкилләре (843)255-25-71 телефоны буенча җавап бирәчәк .
Республика районнарында Татарстан Росреестры экспертлары үткәрә торган кайнар линия 8 дән 12 сәгатькә кадәр барачак. Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарында яшәүчеләр өчен телефоннар идарәнең рәсми сайтында урнаштырылган - rosreestr.tatarstan.ru. Гражданнар мөрәҗәгатьләре бүлегендә - Кайнар линияләр. Шалтыратыгыз һәм үз сорауларыгызны бирегез.