Ленино-Кокушкино чаңгычылары яңадан биеклектә

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

Нарат урманында Сөләйман Маннапов истәлегенә багышлап, укучылар арасында чаңгы ярышлары буенча район беренчелеге узды. Ярышларда районның сигез мәктәбеннән илледән артык яшь чаңгычы катнашты. Өлкән егетләр 5 км дистанциядә, ә кызлар һәм малайлар 3 км дистанциядә көч сынаштылар. 5-8 сыйныфлар арасында Ралина Закирова белән Руслан Нурякдыев, 9-11 сыйныфлар арасында Ләйсән Гарифуллина һәм Павел Петров җиңүче булдылар. Барысы да Ленино-Кокушка урта мәктәбеннән. 5-8 сыйныфлар арасында гомуми команда зачетында беренче урында Ленино-Кокушкино, икенчедә - Пановка, өченчедә - беренче мәктәп. Югары сыйныф укучылары арасында янәдән беренче урында ленинококушкинолылар, икенче урында - икенче мәктәп, өченчедә - беренче мәктәп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International