ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Питрәч районында булды. Ул район башлыгы Илһам Кашапов белән бергә районның авыл хуҗалыгы оешмалары белән танышты, район аграрийларының сорауларына җавап бирде.
Республиканың аграр ведомство башлыгы «Агролак һәм К» ҖЧҖ, «Макс-Ойл» ҖЧҖдә , А.Р. Муллагалиев һәм И. Р. Хамбиков крестьян-фермер хуҗалыкларында, районның иң эре авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә: «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ һәм «Ак Барс «Кошчылык комплексы»ҖЧҖнең җитештерү мәйданчыгында булды.
Бүгенге көндә «Агролак-К» ҖЧҖ хуҗалыгында 890 баш мөгезле эре терлек бар, шуларның 440 ы савым сыерлары. Өч ел элек биредә яңа инвестор эшли башлады.
- Безне барыннан да бигрәк нәселле сыерлар булуы сөендерә, аларны Киров өлкәсеннән алып кайттык. Нәкъ менә алар өчен яңа сыер абзарлары төзелде. Белгечләр белән проблемалар булды, хәзер инде яхшы эшкә сәләтле коллектив формалашты, - дип сөйләде хуҗалык инвесторы, «Фортекс» компанияләр төркеме генераль директоры Рәүф Галләмов.
«Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ машина-трактор паркы базасында министр авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм районның авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Ул аларга аграрийларга дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде, Питрәч фермерларын мөмкинлекләрен арттыру өчен кооперативларга берләшергә чакырды.
- 2020 елда хуҗалык итүнең кече рәвешләренә дәүләт ярдәме чаралары арттырылды. «Агростартап» программасы халык арасында зур кызыксыну уятты. Быел бер грантка каралган сумма 5 миллион сумга кадәр арттырылган, кооперативны үстерүгә бирелгән акчаның бер өлешен 6 миллион сумга кадәр алырга мөмкин. Февраль аенда ук барлык программалар буенча конкурслар башлануы турында игълан итәчәкбез, - дип басым ясады Марат Җәббаров.