Бу авылларда яшәүчеләр районда иң актив булып чыкты һәм дәүләт хезмәтләре порталында тавыш бирүдә катнашты.
Сораштыруда катнашып, Халык 2020 елга приоритетларны куя алды - кайсы паркларны, скверларны, мәйданнарны, җәяүлеләр урамнарын, алар фикеренчә, иң беренче чиратта тәртипкә китерергә кирәк. Халыкның активлыгы һәм бердәмлеге нәтиҗәсе буларак, бу авылларда ял итү өчен яңа урыннар барлыкка килергә тиеш. Шәледә балалар өчен ял зонасы, пикниклар һәм тыныч ял зонасы, воркаут зонасы булган парк төзү планлаштырыла. Болар барысы да 15 сутый мәйданда урнашачак.
Богородскийда булачак «Алма бакчасы» паркының мәйданы 17,5 сутый. 2020 елда безнең районда ике парк төзелешенә республика программасы буенча 32 миллион сум тирәсе акча бүлеп биреләчәк.
4 февральгә кадәр халык үз тәкъдимнәрен кертә ала. Ял итүнең яңа территорияләре проектлары аларның фикерен исәпкә алып эшләнәчәк.