Район үзәгендә гражданнар җыены булып узды. Халык 2019 ел нәтиҗәләре һәм агымдагы елга планнар турындагы докладны тыңлады, шулай ук район җитәкчелегенә үзләрен борчыган сорауларны бирде.
Питрәч авыл җирлегендә 11 меңнән артык кеше яши. Аңа район үзәге һәм өч авыл керә: Олан Иле, Шихазда һәм Кәҗә Починоклары. Җирлек территориясендә 645 баш мөгезле эре терлек, 43 сыер, 426 дуңгыз, 903 сарык һәм кәҗә, 304 умарта исәпләнә.
2019 елда 47 торак йорт файдалануга тапшырылган. Бер күп фатирлы йорт төзелгән, 21 гаилә күптән көтелгән фатирга ия булды.
Питрәчтә яңа күп функцияле «Мишә» спорт залы төзелде, үзәк хастаханәгә капиталь ремонт тәмамланды, ике күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясалды. Җәй көне яңа мәчет төзелеше башланды.
«Юл хәрәкәте иминлеге-2019» муниципаль программасы буенча светофорлар, җәяүлеләр өчен "киртәләр", «Бәләкәч» балалар бакчасына керү юлында тышкы яктан яктырту урнаштырылган.
Поселок эчендәге юлларны төзекләндерү буенча эшләр башкарылды. Быел Казан урамыннан Чишмәле урамына кадәр һәм боз сараеннан заправкага кадәр тротуар салу, шулай ук Яшел һәм Юбилей урамнарындагы юлларны яңарту планлаштырыла. «Кояшкай» балалар бакчасы янында парковка барлыкка киләчәк.
Җирлекнең иң авыр мәсьәләләреннән берсе - сукбай этләр. Бер ел эчендә авылда 312 эт тотылган. Аларны йортсыз хайваннар өчен приютка Казан шәһәренә җибәрделәр.
Авылны төзекләндерүдә урамнардагы чисталык һәм тәртип зур роль уйный. Бер ел эчендә 40лап өмә узды, аларда предприятие һәм оешма коллективлары, мәктәп укучылары һәм битараф булмаган барлык халык катнашты. Күп кенә санкцияләнмәгән чүплекләр бетерелгән. Христиан зираты территориясендә дә өмәләр үткәрелде, алар барышында стихияле чүплекләр юк ителде, үләннәр чабылды, 87 ылыслы үсенте утыртылды. Бу изге эштә авыл халкы Ирина Никитина һәм Марина Демидович рәхмәт сүзләре белән билгеләп үтелде.
Җирлек территориясендә барлыгы 6 меңнән артык агач һәм куак утыртылган. Һәр җәй саен төрле учреждениеләр янында чәчәк түтәлләре утыртыла.
Быел авылны төзекләндерү өчен Олан Иле авылында чишмә төзү, Питрәчнең Яр буе урамындагы чишмәне, Мишанин урамы буенча суүткәргеч челтәрен реконструкцияләү, авария хәлендәге агачларны кисү һәм башкалар планлаштырыла.
Җыенда халыкның барыннан да бигрәк Мишә елгасы яр буен төзекләндерү мәсьәләсе борчый. Проект инде эшләнгән булып чыкты. Шулай ук Мишанин урамы буенча җимерелгән сарайлар урынында күп фатирлы йорт төзеләчәге ачыкланды.