Киез итек белән себерделәр, ватрушкаларда "йөзделәр"... Питрәчлеләргә Сәламәтлек көне тагын нәрсә белән истә калды?

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Якшәмбе ялын питрәчлеләр нарат урманында «Кышкы уеннар» бәйрәмендә үткәрделәр.

Район үзәгендә яшәүчеләр Сәламәтлек көннәрен сагынганнар, чарага барлыгы 1000 гә якын кеше җыелды. Һава торышы да бик яхшы иде - кар, җылы – шулай итеп урамга ямь өстәлде.  

Төп ярышлар, уеннар, конкурслар футбол кырында үткәрелде.  Стадионның һәр почмагында аттракционнар эшләде, анда балалар һәм өлкәннәр конкурсларда катнашып призлар ота алдылар.
Быел кышкы йөзү буенча ярышлар барлыкка килде. «Ватрушка» да катнашучылар үз корабларында үз куллары белән ишкәк иште.  Билгеле, башка күп санлы ярышлар да булды - итек ыргыту, пневматик винтовкадан ату, гер күтәрү, таяк тартышу. Соңгысында Лидия Пронина һәм Айтуган Гарипов җиңү яулады.
Һәрвакыттагыча, конкурсларда башкалар да бик теләп катнаштылар. Уку атнасыннан соң мондый күңел ачу алар өчен зур шатлык. Күп кенә питрәчлеләр бу көнне чаңгыга бастылар, параллель рәвештә мәктәп укучылары арасында Сөләйман Маннапов истәлегенә чаңгы ярышлары да уздырылды. Теләүчеләр өчен чаңгы прокаты эшләде. Шуу өчен кар җитәрлек иде.
Барлык халыкны да кайнар чәй һәм тәмле коймак белән сыйладылар. Боларның барысын да район үзәк хастаханәсе һәм балалар учреждениеләре хезмәткәрләре оештырды.
- Без саф һавада актив ял итәргә яратабыз. Һәрвакыт бирегә оныклар белән бергә киләбез, - диләр Питрәчтән Тәнзифа һәм Григорий Волковлар. - Конкурсларда катнашабыз, бигрәк тә балалар.
Әлфия Азаматова туганнары белән Күн авылыннан килгән.
- Без шулай ук сәламәтлек көннәрен дә  бергә үткәрергә тырышабыз, - ди ул. - Кызы Лилия таяк тартышу буенча ярышларда өченче урынны алды, кияве Линар Сафиуллин гер күтәрү буенча - беренче.  
«Әти, әни, мин – спорт сөюче гаилә» конкурсы бәйрәмнең йөзе булды, анда быел тугыз команда катнашты. Беренче минуттан соңгы минутларга кадәр призлы урыннар өчен киеренке көрәш барды.
- Без "Айгөл" балалар бакчасы данын якладык, - диләр Җәүдәт һәм Гүзәл Мрасовлар. - Барысы да бик ошады, бары өченче урынга кадәр бер балл җитмәде. Киләсе ярышларга  җентекләп әзерләнәчәкбез. Кызлары Замирә үзен чын спортчы булып күрсәтте. Безнең өчен улыбыз Зөлфәт актив җан атты.
Бу конкурста икенче ел рәттән икенче мәктәптән Галиуллиннар гаиләсе җиңеп чыга.
- Һәр көндәшебез җиңүгә лаек иде, - диләр Алсу, Илнар һәм аларның кызлары Алия. - Улым Инсар да үсеп килә. Тиздән безнең белән бергә беренче урын өчен көрәшүне дәвам итәчәк. Ә бүген ул безнең төп җанатарыбыз иде.
Конкурста беренче мәктәптән Медведевлар гаиләсе икенче урынны алды, «Кыңгырау» балалар бакчасыннан Гавриловлар өченче урында.
- Саф урман һәм салкын һава сулап алу, туганнар һәм дуслар арасында вакыт үткәрү, бер үк вакытта сәламәтлекне ныгыту шундый рәхәт. Бәйрәм бик уңышлы узды, - дип бер тавышка кунаклар билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International