Халыкның финанс белеме дәрәҗәсен күтәрү

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Россия Финанс министрлыгы һәм Бөтендөнья банкының «Россия Федерациясендә халыкның финанс грамоталылыгы дәрәҗәсен күтәрүгә һәм финанс белемен үстерүгә ярдәм итү» уртак проекты кысаларында ПАКК компаниясе тарафыннан яңа агарту материаллары эшләнде. Күрсәтелгән материаллар финанс грамоталылыгының барлык төп темаларын үз эченә ала һәм мәктәп укучыларын һәм студентларны агарту, шулай ук мөстәкыйль өйрәнү өчен кулланыла ала.

Материаллар үз эченә презентацияләр, практикумнар, интерактив инструкцияләр, уеннар сценарийлары, дәресләр һ.б., шулай ук аларны агарту эшчәнлегендә куллану буенча методик тәкъдимнәр ала.

31 гыйнвар һәм 9 февральдә 16.00 сәгатьтә ПАКК вәкилләре бушлай вебинарлар үткәрәчәкләр, алар барышында материаллар һәм аларны куллану мөмкинлекләре турында җентекләп сөйләячәкләр.

Вебинарларда катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча теркәлергә кирәк булачак:

https://forms кgle/emn4xpyuykdt5hu6

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International