Мәдәният һәм сәнгать үсешенә зур өлеш керткәне өчен
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән Кощаково авыл мәдәният йорты директоры Людмила Александрова, Кибәк Иле авыл китапханәсе мөдире Гөлнара Гатауллина, Ленино-Кокушкино балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Валентина Ямщикова бүләкләнделәр;
Пановка авылының күпфункцияле үзәге директоры Евгений Ломовой, Надеждино авыл китапханәсе мөдире Әлфинур Галәветдинова, Әлбәдән авылында Советлар Союзы Герое П.М. Гаврилов музееның фәнни хезмәткәре Ләйсән Шәйхетдинова Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Район авыл җирлекләрендә узган җыеннарда бүләкләрне район башлыгы Илһам Кашапов тапшырды.