2020 елның 10 февралендә гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан гражданнарның хезмәт хокукларын яклау мәсьәләләре буенча “кайнар линия” телефоны ачылачак. Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе, ТР Профсоюзлар федерациясе вәкилләре төгәл мәгълүмат алырга, бәхәсле хәлләрне аңлатырга ярдәм итәчәк. «Кайнар линия» телефоны: (843) 236-00-71. Консультация вакыты: 09.00 дән 17.00 гә кадәр.