Питрәчлеләр бөтен ил белән бергә чаңгы юлына бастылар

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

«Россия чаңгы юллары» ярышлары ел саен үткәрелә һәм һәрвакыт зур кышкы бәйрәм булып тора.

 Массакүләм йөгерештә безнең районда 1,5 меңгә якын кеше катнашты.

5-8 сыйныф кызлары арасында беренче урынны Ралинә Закирова, икенче урынны Илзинә Рәхимова алды, өченче урынны-Анна Блаченова, кызлар барысы да Ленино-Кокушкинодан.

Малайлар арасында беренче урында - Николай Костин (Ленино-Кокушкино), икенчедә-Игорь Петров (Ленино-Кокушкино), өченчедә - Анисим Анисимов (Питрәч 1 нче мәктәбе).

9-11 сыйныф кызлары арасында беренче урынны Ләйсән Гарифуллина (Ленино-Кокушкино) яулады, икенче - Алинә Вилданова (Ленино-Кокушкино), өченче - Ралина Хәйриева (Питрәч 1нче мәктәбе).

Егетләр арасында беренче урынны Радик Сафин алды, икенче урынны Павел Петров алды, өченче урынны - Динар Саниәхмәтов, Ленино-Кокушкино егетләре алды.

Хатын - кызлар арасында беренче урынны Лилия Гатиятуллина (Питрәч 2 нче мәктәбе), икенче урынны Альбина Кашапова ("Ак барс" ПВК"), өченче урынны Ания Хәбибуллина ("Айгөл" балалар бакчасы), ир - атлар арасында беренче урынны Иван Казаков (Питрәч районы буенча эчке эшләр бүлеге), икенче урынны Фәнил Гыйниятов (Шәле авыл җирлеге), өченче урынны Павел Тихонов (Питрәч 1нче мәктәбе) алды.

Ветераннар арасында беренче урында Илдар Гыйниятов (район буенча МЧС бүлеге ветераны), икенчедә-Владимир Федотов (РЭЧ ветераны), өченчедә - Юрий Моисеев (Питрәч).

Ветеран хатын-кызлар арасында Әлфия Мавеева ("Забота") җиңде, икенче урында Раилә Гыйниятова (Питрәчнең 2 нче мәктәбе ветераны), өченче урында Вәсилә Вәлиуллина (Күн авылы).

Оешма һәм учреждение җитәкчеләре арасында беренче урынны Азат Хәбибрахманов (Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча бүлеге) алды, икенче урынны Роман Пушков (янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы) алды, өченче урынны район башлыгы Илһам Кашапов алды.

Хатын-кыз җитәкчеләр арасында беренче урынны яшьләр бүлеге начальнигы Екатерина Галләмова алды, икенче урынны "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Питрәч-информ" җитәкчесе-баш мөхәррире Ольга Шәрипова, өченче урынны Питрәч башкарма комитетының гомуми бүлек начальнигы Ирина Павлова алды.

Иң өлкән катнашучы - питрәчле 80 яшьлек Василий Трофимов, ә иң кечкенәсе - 5 яшьлек Ясминә Әхмәтҗанова (Ленино-Кокушкино).

http://pestrecy-rt.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International