Бүген безнең районга ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров килде.
Ул үзенең визитын сугыш ветераны Михаил Васильевич Козловтан башлады. Быел без Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәбез. Бүгенге көндә безнең районда 12 сугыш ветераны яши. Алар белән очрашу да - Ватаныбызның тарихы белән очрашу. Аларның истәлекләре - ул сугышның телдән тарихы, чын, уйлап табылмаган чын тарихы. Михаил Васильевич тумышы белән Янсуар авылыннан, ул унынчы сыйныфта нибары ун көн укый.
- Укулар беренче октябрьдә башланды, ә инде уныснда повестка алдым. Бу 1944 елда була, ә 1951 елга кадәр хезмәт итәргә туры килә, - дип сөйләде кунакларга Михаил Васильевич. Хезмәт итү урыны һава-десант гаскәрләре була. Сугыштан соңгы вакытта, хәрби әсирләрне саклап, немец телен яхшы өйрәнгән, бу аңа киләчәктә бик кирәк була. Сугыштан соң ул махсус белем ала һәм гомере буе мәктәптә эшли – Алман теле укыта.
Ветеранны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм район башлыгы Илһам Кашапов белән ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм ТР да Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская котладылар.