Ул район Советының хисап сессиясендә катнашты. Чара башында район кунаклары предприятиеләребез продукциясе күргәзмәсенә дә зур игътибар бирделәр. Күргәзмә чыннан да горурлык хисе уятты - ул ачык, төрле планлы булды, анда шәхси эшмәкәрләр, бизнес вәкилләре һәм эре төзүчеләр катнашты, алар безнең район территориясендә тулы бер торак комплексларын торгызалар. Узган ел йомгаклары турында төп доклад белән район башлыгы Илһам Кашапов чыгыш ясады. Республика рейтингында безнең район 9 нчы урында тора.