1989 елның 15 февралендә Әфганстан территориясеннән соңгы совет частьлары чыгарылды. Алар югары күтәрелгән байраклар белән китеп бардылар. Бүген 1979-1989 елларда Әфганстанда булган вакыйгалар турында төрле фикерләр ишетергә мөмкин, әмма совет сугышчыларының батырлыгы, аларның хәрби бүләкләренең ялтыравы кебек үк, еллар узу белән тоныкланмый.