2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

2020 елгы халык санын исәпкә алу көз – октябрь айларында үткәреләчәк. Бөтенроссия халык санын алуның формаль сроклары - 2020 елның 1 октябреннән 31 октябренә кадәр. Әмма исәпкә алуның берничә этапка бүленәчәген аңларга кирәк.(барысы дүрт булачак).  Шуңа күрә 2020 елда октябрьнең беренче числосында ук исәпкә алучыларны көтәргә кирәкми…

Бу исәпкә алуның төп яңалыгы - россиялеләр, теләге булган очракта, интернетта исәпкә алу битен мөстәкыйль рәвештә тутыра алачак. Моның өчен дәүләт хезмәтләре порталында махсус сәхифә булдырылачак. Әлеге порталдан файдаланучыларның барысы да исәпкә алу турындагы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап бирә алалар.

Онлайн - халык санын алу 2020 елгы зур Бөтенроссия халык санын алуның беренче этабы булачак. Аңа октябрьнең беренче ун көне бирелә. 2020 елның октябрендә халык санын алу кысаларында яшәүчеләр турында мәгълүмат җыюның барлык этаплары түбәндәгечә:

              - 1-10 октябрь – дәүләт хезмәтләрендә онлайн халык санын алу;

              - 11-15 октябрьдә – халык санын алу онлайн рәвештә узган кешеләр турында мәгълүмат, исәпкә алучылар халыкка кабат мөрәҗәгать итмәсен өчен, адреслар исемлегенә кертеләчәк.

              - 1-27 октябрьдә - йортларны һәм фатирларны исәпкә алучылар белән танышу, халык санын алу анкеталарына сорау алу.

               28-31 октябрь – халык санын алу материалларын тикшерү һәм Росстат инструкторларына тапшыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International