Барлык спорт сөючеләрне 21 февральдә «Вперед» - «Алга» район газетасы призына чаңгы ярышлары буенча район беренчелегенә чакырабыз.
Ярыш Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, ТАССРның 100 еллыгына һәм Питрәч районының 90 еллыгына багышлана.
Ярышлар яктыртылган трассада Наратлыкта узачак.
Чаңгы ярышларында катнашырга 18 яшьтән өлкәнрәк ир-атларны һәм хатын-кызларны чакырабыз.
Хатын – кызларга -3 километр, ә ир-атларга 5 километр араны үтәргә туры киләчәк.
Җиңүчеләрне һәм призерларны грамоталар һәм бүләкләр көтә.
Катнашучыларны теркәү 16.30 сәгатьтә, ярышлар 17.00 сәгатьтә башлана.