Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы прокуроры вазыйфаларын башкаручы тарафыннан гражданнарны уртак кабул итү

2020 елның 21 феврале, җомга

2020 елның 25 февралендә иртәнге 10 нан 12 гә кадәр вәкаләтле вәкил Аппаратында Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х. Сабурская һәм Татарстан Республикасы прокуроры вазыйфаларын башкаручы С.П. Старостин гражданнарны кабул итә. Сәрия Сабурская һәм Сергей Старостинга мөрәҗәгать итәргә теләгән республика халкына алдан ук (843) 236-41-80 телефоны буенча язылырга һәм билгеләнгән вакытка Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына түбәндәге адрес буенча килергә кирәк: Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 61 нче йорт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International