Питрәчтә "Созвездие-Йолдызлык" фестивале турында уникаль китап барлыкка килде

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов «Созвездие - Йолдызлык» яшьләр хәрәкәтенең 20 еллык тарихы турындагы уникаль китапка ия булды. Аны тантаналы рәвештә фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов тапшырды. 

"Титаник эш башкарылды. Китап өч ел дәвамында язылды. Ул 1000 данә тираж белән нәшер ителгән. Мин шәхсән үзем әлеге уникаль басманы Татарстан районнарының иң актив башлыкларына тапшырам", - дип билгеләп үтте Дмитрий Александрович. 

Китап гаять авыр һәм төсле – 781 биттән тора. Бу үзенә күрә фотоальбом, анда 5500 фотография җыелган. "Созвездие-Йолдызлык"та уңышларга ирешкән Питрәч талантларының һәм иҗат коллективларының фотосурәтләре дә уникаль китап битләрендә бар. 
Исегезгә төшерәбез, март аенда «Созвездие-Йолдызлык-2020» эстрада сәнгате ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этабы Питрәчтә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International